Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни сәбәпле кыяр кәкре була?

Кыярлар матур булсын өчен, аларны дөрес итеп тукландырырга кирәк.

news_top_970_100
Ни сәбәпле кыяр кәкре була?
Владимир Васильев

Кыярларның орлык салынган пакеттагы кебек матур үсүен телибез. Кызганыч, һәрвакытта да алай килеп чыкмый. Ни өчен кәкре кыяр барлыкка килә һәм бу җитешсезлекне ничек төзәтергә? «Яндекс.Дзен«да шул турыда язма бар.

Стандарт булмаган формадагы кыяр, нигездә, туклану тигезсезлеге сәбәпле барлыкка килә. Бу мәсьәләне дөрес итеп тукландыру хәл итә. Проблеманы дөрес хәл итү өчен кыярның формасына игътибар итәргә кирәк.

Кыярның өске өлеше очланган. Бу — үсемлекләргә азот җитмәү күрсәткече. Бу очракта 10 литр суга 3 аш кашыгы аммиак селитрасы салырга һәм су сипкәндә үсемлекләрне тукландырырга кирәк.

Кыяр нигезенә якын тар гына, өске өлеше киңәйгән. Бу - туфракта калий дефицитының ачык билгесе. Эремә әзерләргә кирәк: 10 литр суга 3 аш кашыгы күкертле калий кушарга, шунда ук үсемлекләргә шушы туклыклы эретмәне сибәргә.

Кыярның җимшәннәре коела. Димәк, фосфор җитми. Бу очракта үсемлекләрне суперфосфат эретмәсе белән тукландырырга кирәк: 10 литр суга 5 аш кашыгы ашлама кушарга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100