Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни сәбәпле кеше ипине кер юа торган машинага сала, акчаны духовкага куя?

Деменция чире вакытында кеше предметларны танымый башлый.

news_top_970_100
Ни сәбәпле кеше ипине кер юа торган машинага сала, акчаны духовкага куя?
https://pixabay.com

Деменция авыруы булган кешеләр проблеманы аңлап бетерә алмый, алар шундый авыру белән чирләвен дә белештермәскә мөмкин. Деменциянең башлангыч стадиясендә барлыкка килгән билгеләрне якыннары абайлап ала. Кеше өйдәге әйберләрне бөтенләй көтелмәгән урынга куя башлый. Бу турыда Медикфорумга сылтама белән «Челнинские известия» яза.

Деменция чире вакытында кеше предметларны танып бетерми. Шуңа күрә ул ипине кер юа торган машинага сала, акчаны духовкага тыгып куя, савыт-саба юа торган сыеклыкны суыткычка куя.

Аннары алар әйберләрен таба алмый, кешеләрдән шикләнә, туганнарын һәм опекуннарын караклыкта гаепли. Шулай ук алар бик еш кына мошенникларның корбаны була. Авыру туганнарыгызны намуссыз кешеләрдән сакларга кирәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100