Ни сәбәпле Казанда күгәрченнәр саны кими?
Былтыр Урицкий исемендәге паркта күгәрченнәр артык ашаудан күбенеп үлгән булган.
Шәһәр халкы күгәрченнәр бик күп дип уйлый гына. Чынлыкта Казанда чыпчыклар һәм каргалар күбрәк. Бу турыда КФУның Фундаменталь медицина институтының биоэкология, гигиена һәм җәмәгатьчелек сәламәтлеге кафедрасы мөдире Илгизәр Рәхимов Казан мэриясе порталына сөйләгән.
Галим сүзләренчә, заманча шәһәрләрдә кошларга үрчү өчен шартлар юк. Аларны чардакка да, балконга да кертмиләр. Архитектура үзенчәлекләре күгәрченнәргә оя корырга мөмкинлек бирми.
«Элек биш катлы йортларны төзегәндә, аларда вентиляция тәрәзәсе булган. Күгәрченнәр шунда күпләп оялаган. Хәзер исә террорчылык белән көрәш шартларында, бу бик катгый контрольдә тотыла, тәрәзәләр, чардаклар бикле, анда кереп булмый.
Архитектура ягыннан, балконнарына пыяла куелган күп катлы йортларда күгәрченнәр оялый алмый. Шуңа күрә аларның саны кими», — ди Рәхимов.
Рәхимов сүзләренчә, күгәрченнәргә игътибар күбрәк булганга, алар кешеләр янына — базарларга, складларга, чүплекләргә ешрак җыелганга, без аларны бик күп дип уйлыйбыз.
Күгәрченнәргә бөтенләй юкка чыгу куркынычы янамый. Ләкин, әгәр алар булмаса, Казанда органик чүп-чар тулыр иде, чөнки кошлар нәкъ менә шуның белән туклана. Көндәшлек булмаса, күселәр саны да артачак, алар да шул чүп-чарны ашый.
Күгәрченнәр инфекцияләр дә китереп чыгарырга мөмкин. Рәхимов кошларга кул белән орынмаска киңәш итә, «Контейнер янында күгәрченнәр җыелганын белсәгез, чүп чыгарыр алдыннан битлек кию хәерле», — ди ул.
Былтыр Урицкий исемендәге паркта күгәрченнәр күпләп үлү теркәлгән. Ул чакта кошлар артык ашаудан күбенеп үлгән, дип аңлаткан экспертлар.