Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни сәбәпле хатын-кызлар озаграк яши?

Хатын-кызның ирләрдән озаграк яшәве аларның аек тормыш рәвеше алып баруы белән түгел, генетика белән бәйле. РИА Новости, Aging Cell журналына сылтама белән, шул хакта яза.

news_top_970_100
Ни сәбәпле хатын-кызлар озаграк яши?
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча,кешенең уртача гомер озынлыгы - 71 ел. Африканың иң ярлы илләрендә дә, Европаның бай дәүләтләрендә дә хатын-кызлар ирләрдән озаграк яши. Мода кадәр моның сәбәпләре дип ирләрнең куркыныч яратуын, исерткеч эчемлекләрне күбрәк куллануын, тәмәке тартуын, наркотиклар куллануын, күп ашавын атыйлар иде. 

Калифорния университетыннан Дена Дубал әйтүенчә, хатын-кызларның озак яшәве табигать тарафыннан бирелгән күрсәткеч. Бу хатын-кызларга балаларын, оныкларын озаграк вакыт тәрбияләргә мөмкинлек бирә.

Ул хатын-кызлар һәм ирләрнең яшь аермасы организм барлыкка килгән вакытта ук билгеләнә дигән фикердә.

Билгеле булганча, хромосомалар ике төрле. Y-хромосомасы "ирләрнеке" булып санала. X хромосома - хатын-кызларныкы. Хатын-кызларның хромосомалары - XX, ирләрнеке XY. 

Ирләрнең X хромосомасы тормыш өчен әһәмиятле геннарны сакламый диярлек икәнлеге ачыкланган. Ә менә хатын-кызларның X-хромосомасы тормыш өчен бик әһәмиятле, аңа үзгәреш керү ир кеше организмы өчен дә, хатын-кыз организмы өчен дә куркыныч. 

Лабораториядәге хайваннарның хромосомаларына үзгәреш кертү юлы белән, ана җенестәге җан ияләренең генетик яктан ныграк булуы исбатланган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100