news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ни сәбәпле бөердә ташлар барлыкка килә?

Ни сәбәпле бөердә ташлар барлыкка килә?

news_top
Ни сәбәпле бөердә ташлар барлыкка килә?
Россия табиблары бөердә ташлар килеп чыгуның сәбәпләрен атады дип яза vpravda.ru сайты.

Табиблар әйтүенчә, бу организмда кальций артык күп булганнан килеп чыга ала. Бу элемент сөякләрне ныгыту өчен файдалы. Әмма бөерләргә начар тәэсир итәргә, бу органда төрле авырулар китереп чыгарырга мөмкин. 

Моннан тыш, тозны чамасыннан артык куллану да начар. Организмда тозлар җыелу аркасында, бөерләр көчәнеп эшли. Бу начар тәмамланырга мөмкин. 

Табиблар консервлар, ысланган ризыклар, колбаса, тиз әзерләнә торган ашлар һәм төрле азык кушылмалары да ашамаска киңәш итә.

Организмга су җитмәгән очракта да бөергә ташлар утырырга мөмкин. 

Әлеге язма белгеч консультациясе түгел, бары тик мәгълүмат рәвешендә генә бирелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар