news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ни өчен яхшы чәчүлектән начар суган үсә?

news_top
Ни өчен яхшы чәчүлектән начар суган үсә?

Сыйфатлы чәчүлек сатып алсагыз да, туфракның сыйфатын да ачыкларга кирәк, дип язылган киңәшләр сайтында.

Чәчүлек суганны җиңелчә комлы, авыр балчыклы туфракка утыртырга ярамый.

Туфрак авыр балчыклы булса, сидератлар, пычкы чүбе кулланырга була. Сидератларны елына ике тапкыр утыртырга кирәк. Бу очракка ак горчица яхшы була.

Балчыклы туфракны пычкы чүбе белән рәткә китереп була. Ләкин пычкы чүбе яңа булмасын. Аңа 3 чиләк пычкы чүбенә 200 грамм исәбеннән мочевина кушыгыз. Юкса пычкы чүбе туфрактагы азотны суырып бетерәчәк. Шушы составны бакча казыганда кушыгыз.

Тирес белән салам да кушып казырга була. 

Ком да кулланалар, тик сирәк кенә, чөнки ком балчык астына гына төшеп утырачак.

Туфрак комлы булса, тирес, черемә, коелган яфраклар кушып казырга була. Бер квадрат метр җиргә берничә чиләк салырга һәм җирне берничә тапкыр казырга кирәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар