Ел азагына таба кешеләр Яңа ел көтә, аны тизләтү өчен өйләрен бизи башлый. Психолог Екатерина Игонина болай эшләми торырга киңәш итә. «Аиф» шул хакта яза.
Аның фикеренчә, Яңа елга алдан әзерләнә башлаган кешеләр тантаналы халәтне көндәлеккә әверелдерә, шулай итеп бәйрәм хисе югала.
«Без кирәкле кәефне югалтабыз, шулай итеп, иң мөһим хис – могҗиза көтү югала», – ди ул.
Психолог сүзләренчә, бәйрәмнең үзеннән түгел, аңа әзерлектән тәм тапкан кешеләр аеруча күп югалта.
Эксперт әзерлекне берничә этапка бүлергә киңәш итә. Мәсәлән, бәйрәмгә 1-2 ай кала алдан тантананы кайда үткәрәсен уйларга була. Дусларга һәм якыннарга бүләк әзерли башларга ярый. Аларны нәкъ менә Яңа ел алдыннан китереп җиткерәчәкләр.
«Кибетләрдә оригиналь бүләк карый башлагыз, канцелярия турында да уйларга була – киләсе елга календарьләр, көндәлекләр көзен чыга башлый. Өйдә каршыларга уйласагыз, программа төзи башлагыз, музыка сайлагыз, сюрпризлар әзерләгез, меню төзегез», – ди белгеч.
Аның фикеренчә, болар барысы да Яңа елга ашыкмыйча әзерләнергә, хисләрне «яндырып бетермәскә» ярдәм итә.
Өйне алдан бизәргә уйласагыз, әлегә декорга төрле детальләр генә өсти торыгыз. Төп ритуал – чыршы бизәүне декабрьгә калдырыгыз. Кайсыбер психологлар, чыршыны 31 декабрьдә генә куярга кирәк, дип саный, диелә хәбәрдә.