Яңа ел табынына әзерләнгән салатларны 36 сәгатьтән дә артык сакларга ярамый. Бу хакта табиб-гастроэнтеролог Анастасия Гостроус кисәтте, дип яза «Радио 1».
Табиб аңлатканча, бу – салатларны майонез яки каймак белән ясауга бәйле.
«Салатлар сәгатьләр буе бүлмә температурасында тора, шуңа күрә аларда патоген микроорганизмнар бик тиз үрчи. Соңыннан суыткычта саклау да җыелган бактерияләрне үтерми, ә бары тик аларның алга таба артуын гына акрынайтып тора», – дип сөйләгән ул.
Пешкән йомырка, ит яки балыкның соуслар белән катнашмасы стафилококклар, сальмонелла, эчәк таякчыгы өчен идеаль тирәлек булып тора, дип өстәгән белгеч. Колбаса, краб таякчыклары һәм консерваланган кукуруз кушылган салатлар аеруча куркыныч.
Табиб әйтүенчә, суыткычта берничә көн торган салатны ашап, агуланырга була. Белгеч ризыкларны 31 декабрьдә әзерләргә һәм табынга савытларга аз-азлап салып кына чыгарырга киңәш итә. Ә төп массаны соус белән болгатмыйча суыткычта тотарга һәм 36 сәгатьтән дә артык сакламаска кирәк.
I категорияле гастроэнтеролог, диетолог Нурия Дианова Яңа елга менюны алдан ук уйлап куярга һәм табынны ике өлешкә бүләргә тәкъдим итә.
Аның сүзләренчә, оливье ясаганда колбасаны пешкән иткә, ә «Мимоза»да консерваланган сөләйман балыгын пешкән балыкка алыштырырга була.
«Өстәлдә аз калорияле ризыклар да булырга тиеш. Бу – җиләк-җимеш, яшелчәдән җиңелчә салатлар, туралган яшелчәләр, җиләк-җимешләр һәм яшел үләннәр була ала. Шул ук вакытта бөтен кеше ярата торган мандариннар һәм башка цитруслылар псевдоаллергия реакцияләре китереп чыгара ала», – дип өстәгән белгеч.
Шуны истә тотыгыз: Яңа ел табынында чама белеп ашау – сәламәт ашкайнатуның нигезе, дип йомгаклаган сүзен табиб.