Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен Яңа ел төнендә кошлар һәм җәнлекләрнең күпчелеге ориентацияне югалта?

news_top_970_100
Ни өчен Яңа ел төнендә кошлар һәм җәнлекләрнең күпчелеге ориентацияне югалта?
"Татар-информ" архивы

Яңа ел төнендә күп кенә кошлар һәм җәнлекләр ориентацияне югалта. Шуңа күрә кешеләргә хлопушкалар һәм салютлар җибәрүдән тыелып торырга киңәш ителә. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Орнитологлар кошларга ярдәм итәргә чакыра. Төнге ялга тукталган йөзләрчә кошлар ориентациясен югалта һәм «сукыраеп» теләсә кая таба оча башлый. Күпчелеге бу төнне исән кала алмый, алар үткәргечләргә, бина стеналарына бәрелеп үлә. Кайсылары шунда ук үлә, башкалары травма ала һәм үләргә дучар ителә. Бу урман хайваннарына да кагыла, ди белгечләр.

«Әйе, кошлар төнлә күрә. Ләкин гөрелте, башка кошларның паникага бирелүе, кисәк кенә уяну аларның ориентациясе югалуга китерә. Хайваннар да куркуга кала. Шәһәр читендә каты һәм кисәк тавыш хайваннар катнашында аварияләр китереп чыгарырга мөмкин. Алар юлга йөгереп чыга, яктыртылмаган урыннарда бу – аеруча куркыныч була», – ди орнитологлар.

Шуңа күрә хлопушкалардан баш тарту хәерле. Ә алардан калган вак пластик язга кадәр ята, туфракка һәм суга керә, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100