Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен хатын-кызларның корсагы үсә?

news_top_970_100
Ни өчен хатын-кызларның корсагы үсә?
Фото: © "Татар-информ"

50 яшьтән соң күпчелек хатын-кызларның корсагы зурая башлый. Табиб-диетолог, эндокринолог Виктория Садовская моның сәбәбен аңлаткан. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Күп хатын-кызлар 50 яшьтән соң корсак тирәсендә «алъяпкыч» барлыкка килү, бил киңәю сизә башлый. Менопауза башлангач, эстрогеннар – хатын-кыз җенес гормоннары микъдары кими, кан басымы күтәрелү, тән кызышу сизелә. 50 яшьтән узган хатын-кызларның гормональ үзгәрешләре корсак үсүгә, бу урында «алъяпкыч» барлыкка килүгә китерергә мөмкин, ди белгеч.

Шулай ук олыгая башлагач, хатын-кызларның күбесе физик активлыгын да киметә. Гормональ үзгәрешләр булганда мондый гиподинамия корсак үсү, симерүне көчәйтә генә.

Корсак үсүне профилактикалау өчен, даими рәвештә корпусны ныгыта торган күнегүләр ясарга, физик активлык булдырырга, көндәлек рационда углеводлар күләмен тикшереп торырга, төз булырга тырышырга кирәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100