Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен туңдыргычка тимер акча куялар?

news_top_970_100
Ни өчен туңдыргычка тимер акча куялар?
https://pixabay.com/

Тәҗрибәле хуҗабикәләр суыткычның туңдыргычы киштәсенә тимер акча куеп калдыралар. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Зур булмаган чокыр, пластик стаканга су салалар. Суны яхшылап туңдыралар. Барлыкка килгән боз өстенә тимер акча куялар.

Озакка өйдән чыгып китәр алдыннан тимер акчалы стаканны туңдыргыч камерасына куялар. Әйләнеп кайткач, стаканны тикшерергә кирәк. Әгәр тимер акча боз өстендә торса, димәк, ут сүнмәгән, продуктлар эремәгән.

Акча боз эченә төшеп каткан булса, димәк, электр тогы бетеп алган, туңдыргычта боз эрегән булган.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100