Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен төштән соң йокы килә, һәм бу куркынычмы?

news_top_970_100
Ни өчен төштән соң йокы килә, һәм бу куркынычмы?
freepik.com

15:30 сәгатьтән соң кешенең йокысы килә башлый, чөнки организм йокыга әзерләнә, мелатонин бүленеп чыга башлый һәм кортизол активлыгы кими. Әмма бу гадәтнең куркынычы юк. Бу хакта психиатр Анна Ивашкевич сөйләде, дип яза Бишенче канал сайты. 

«Гадәттә 15:30 – 17:00 сәгатьләрдә нык арыйбыз, ярсучанга әйләнәбез, беркем белән дә сөйләшәсе килми, ятып торасы килә, хәтта йоклап та аласы килә башлый. 15:30 сәгатьтә кеше организмында, әкренләп, мелатонин бүленеп чыга башлый, ә кортизол кими. Шуңа күрә энергия бүленеп чыгу кими, һәм организм йокыга әзерләнә», – дип сөйләде Анна Ивашкевич URA.RU басмасына.

Эксперт әйтүенчә, бу вакытта без көн яктысын күрмибез, һәм шуңа йокы килә. Психиатр эш көне дәвамында кечкенә тәнәфес ясап алырга киңәш итә, кофе эчеп алырга яки берәр баллы әйбер ашап куярга була. Шулай ук җиңелчә зарядка ясап алу, баскычтан берничә этаж аска төшеп, өскә менү дә ярдәм итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100