news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ни өчен савыт-саба юа торган губканы кер юу машинасына салалар? – лайфхак

news_top
Ни өчен савыт-саба юа торган губканы кер юу машинасына салалар? – лайфхак

Кер юганнан соң, кайбер очракта, киемдәге таплар бетмәскә дә мөмкин. Мондый очракта савыт-саба юа торган губка кулланырга була. Кер юа башлаганчы, губканы машинаның барабанына салырга кирәк. Бу хакта киңәшләр сайтында язылган.

Губка бу очракта «щетка» ролен башкарачак. Кер юганда, барабанда губка «сикергәли», шул рәвешле киемдәге катлаулы тапларны бетерә. 

Губканы машина барабанына салганчы, аның каты өлешен алырга кирәк. Бу өлеше тапларны бетерүдә ярдәм итми, хәтта киресенчә дә булырга мөмкин.

Машинадан су агып беткәч, чайкау һәм киемнәрне сыгу башлаганчы, губканы алып куярга кирәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар