Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен суганга тозлы су сибәләр?

news_top_970_100
Ни өчен суганга тозлы су сибәләр?
https://pixabay.com/

Тозлы су сипкәч, суган чебене личинкалары үлә, олырак чебеннәр күкәй сала алмый. Шулай ук гөмбә споралары һәм патоген микроорганизмнар да бетә. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Тозлы су кешеләр өчен куркыныч түгел, аллергияле кешеләргә дә зыян китерми, туфракны бозмый, үсемлекнең үсешен стимуллаштыра, суган авыруларын кисәтә.

Профилактика өчен 10 литр суга 30 грамм гади тоз салып болгатыгыз, шулкадәр үк йод кушылган тоз, бер аш кашыгы нашатырь спирты өстәгез. Шушы суны суган түтәлләренә сибегез. Өч атнадан бу эшне кабатлагыз. Тик бу юлы нашатырь спирты кушмагыз. Кирәк булса, өченче тапкыр тозлы су сибәргә була. Бу юлы да сыеклыкта тоз белән су гына була.

Гөмбә булган туфракны яздан ук тозлы су белән эшкәртәләр. 10 литр суга 50 грамм тоз, 2 аш кашыгы нашатырь спирты, берничә кристалл марганцовка салыгыз. Бер квадрат метр җирне эшкәртү өчен бер чиләк сыеклык кирәк.

Тозлы су белән беренче тапкыр суганның беренче кыяклары чыга башлагач эшкәртәләр. Аннары өч атна көтеп торалар. Өченче тапкыр сибү кирәк булмаска да мөмкин. Икенче тапкыр сипкәч кимендә ун көн узарга тиеш, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100