news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ни өчен смартфон экранын артык якты режимда тотарга ярамый?

news_top
Ни өчен смартфон экранын артык якты режимда тотарга ярамый?
"Татар-информ" архивы

Смартфон экранының яктылыгын минималь режимда тотарга киңәш ителә. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Моның смартфонга да, хуҗасына да файдалы булуы билгеле.

Беренчедән, экран яктылыгы югары булу дисплейга зыянлы – пиксельләр янып бетү тизләнә. Экран бик якты булганда, дисплей температурасы да арта, бу – җайланманың башка детальләре кызуга китерә.

Икенчедән, экран яктылыгын киметеп, батарея зарядын экономияләргә һәм аның хезмәт итү срогын арттырырга була.

Өстәвенә, экран артык якты булу күз күременә начар йогынты ясый.

Шуңа күрә белгечләр экранны автомат рәвештә яктырту режимын сүндереп, минималь режим куярга киңәш итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар