news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ни өчен сидек куыгы яман шешеннән ир-атлар ешрак интегә?

news_top

Сидек куыгында яман шеш ешрак ир-атларда очрый, чөнки ген мутацияләре аларда күбрәк күзәтелә. Барселонада биомедицина өлкәсендәге тикшеренүләр институты галимнәре шундый фикергә килгән. Бу хакта «Аргументы и Факты» яза.

Эксперимент барышында галимнәр 45 пациентның сидек куыгы үрнәкләрен анализлаган. Алар сирәк мутацияләрне ачыклый ала торган югары сизгерле тикшерү ысулын кулланган.

«Без беренче тапкыр биологик җенеснең процесска турыдан-туры йогынты ясавын күрдек. Шунысын билгеләп үтү мөһим, сидек куыгы яман шеше вакытында RBM10 һәм CDKN1Aдагы мутацияләр хатын-кызларда түгел, ә ир-атларда киң таралган», – дип сөйләгән биомедицина өлкәсендә тикшеренүләр институтының фәнни хезмәткәре Абель Гонсалес-Перес.

Аның сүзләренчә, 55 яшьтән өлкәнрәк яшьтәге һәм тәмәке тарткан донорлар арасында күзәнәкләрдә картаюны булдырмаска мөмкинлек бирә торган TERT промоторында, ДНК элементында мутацияләр ешрак күзәтелгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар