Пешкән дөге бүлмә температурасында озак торса, анда Bacillus cereus бактерияләре үрчи башлый. Аларны бетерү өчен кайнату һәм җылыту гына ярдәм итми, бу бактерияләр кайнар температураларга да чыдам. Бу турыда «АиФ» яза.
Пешкән дөгене шунда ук ашарга, яки тиз суытып контейнерга салырга һәм суыткычка яки туңдыргычка куярга кирәк. Әзер дөге бүлмә температурасында 1 сәгатьтән артык торырга тиеш түгел, диелә хәбәрдә.
Кыздырылган дөге синдромы – азык-төлек белән агулану, аны Bacillus cereus бактериясе китереп чыгара. Ул туфрак микроорганизмы, югары тампературага, корылыкка һәм башка физик факторларга чыдам. Bacillus cereus бактериясе булган дөге һәм дөге ризыклары ашау билгеле бер шартларда кешедә күп авырулар, шул исәптән ризык токсоинфекцияләре, эч китү, көзән җыеру, косу китереп чыгарырга мөмкин.
Агуланган чакта кешенең температурасы күтәрелә, гомуми интоксикация була. Кеше үләргә дә мөмкин, диелә.
Суыткычта торган әзер дөгене микродулкынлы мичтә җылытырга, табада кыздырып алырга була. Бүлмә температурасында берничә сәгать торган әзер дөгене ашаган кеше агуланырга мөмкин.
«Кыздырылган дөге синдромы» белән агуланган очракта антибиотиклар нәтиҗә бирми, чөнки косу һәм эч китүне бактерия үзе түгел, ә ул ясаган токсиннар китереп чыгара. Бу очракта күп итеп су эчәргә һәм табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, диелә бу хәбәрдә.