news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ни өчен песи алдына салган ризыкны ашап бетерми?

news_top
Ни өчен песи алдына салган ризыкны ашап бетерми?
Фото: «Татар-информ»

Япония галимнәре песиләрнең еш кына савыттагы ризыкны ахырга кадәр ашамавының сәбәбен өйрәнгән. Бу турыда «РИА Новости» яза.

Элегрәк моны «песиләрнең холкы шундый» яки «борынгыдан калган гадәт» дип аңлатырга тырышканнар. Әмма галимнәр ачыклавынча, төп сәбәп ашап туюда гына түгел, ә ризыкның исе белән дә тыгыз бәйле.

Тикшеренүдә 12 песи катнашкан. Аларга ризыкны берничә этапта тәкъдим иткәннәр: 10 минут ашарга биргәннәр, аннары 10 минутка буш савыт куйганнар. Эксперимент вакытында шартлар үзгәртелгән — кайчак бер үк ризык, кайчак төрле ризык бирелгән.

Нәтиҗәдә, бер үк ризыкны кабат-кабат биргәндә, песиләр аны һәр тапкыр азрак ашый башлаган. Ә ризык төрле булганда, аппетит кискен кимемәгән.

Аерым тәҗрибәдә песиләргә биш тапкыр бер үк ризык, ә алтынчы тапкыр яңа ризык тәкъдим ителгән. Бу очракта алар яңадан күбрәк ашый башлаган.

Галимнәр моның ис белән бәйле булуын тикшерү өчен махсус ике катлы савыт кулланган. Песиләр өске каттагы ризыкны ашый алган, ә аскы каттагы ризыкны бары тик исни генә алган. Әгәр ике катта да бер үк ризык булса, песиләр азрак ашаган. Ә аскы каттагы ризыкның исе генә үзгәртелсә дә, алар күбрәк ашый башлаган.

Шулай итеп, галимнәр песиләрнең ашаудан туктавы бары тик тук булу белән генә түгел, ә ризык исе бертөрле булуга ияләшү белән дә бәйле дигән нәтиҗәгә килгән.

Бу ачыш песиләрнең туклану үзенчәлекләрен яхшырак аңларга ярдәм итәчәк, шулай ук аппетиты начар булган хайваннар өчен яңа туклану алымнарын эшләргә һәм азык җитештерү өлкәсендә дә кулланылырга мөмкин, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар