Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен, пәйгамбәр турында сөйләгәндә, салләллаһу галәйһи вә сәлләм, дип тутырып әйтәләр?

news_top_970_100
Ни өчен, пәйгамбәр турында сөйләгәндә, салләллаһу галәйһи вә сәлләм, дип тутырып әйтәләр?
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Казанның «Болгар» мәчете телеграм-каналында ни өчен пәйгамбәребез турында әйткәндә, «салләллаһу галәйһи вә сәлләм» дип тутырып әйтергә кирәк булуын аңлаталар.

– Бу сүзләр «Аллаһның аңа сәламе һәм рәхмәте булсын» дигәнне аңлата. Коръәндә Аллаһы Тәгалә: «Аллаһ Үзе һәм фәрештәләр Пәйгамбәргә салават әйтәләр, иман китергән кешеләр, сез дә аңа салаватлар әйтегез», – ди.

Пәйгамбәрнең исемен искә алганда, аңа хөрмәт йөзеннән, «салләллаһу галәйһи вә сәлләм» дип салават әйтәбез булып чыга.

Аның бер хәдисендә дә «Пәйгамбәребез исемен ишетеп тә, аңа салават-сәлам әйтмәүче саранның сараны булыр» диелә.

Икенче хәдистә «Кем Пәйгамбәргә бер салават әйтсә, Аллаһы Тәгалә аңа 10 салават әйтә һәм аерым билгеләнгән фәрештә Пәйгамбәргә, фәлән кешенең улы яки кызы сиңа салават әйтте, дип җиткерәчәк» дип килә.

Иң фазыйләтле салават ул кайсы?

– Намазда укый торган «Салават» догасы: «Әллааһүммә салли гәләә Мүхәммәдин үә гәләә әәли Мүхәммәд. Кәмәә салләйтә гәләә Ибрааһиимә үә гәләә әәли Ибрааһиимә иннәкә хәмиидүм-мәҗиид. Әллааһүммә бәәрик гәләә Мүхәммәдин үә гәләә әәли Мүхәммәд. Кәмәә бәәрактә гәләә Ибраһиимә үә гәләә әәли Ибраһиимә иннәкә хәмиидүм-мәҗиид.

(«Йа Раббым, Ибраһимга һәм аның гаиләсенә рәхмәтеңне биргән кебек, Мөхәммәдкә һәм аның гаиләсенә дә рәхмәтеңне бир. Дөреслектә, Син – мактаулы һәм олуг зат. Йа Раббым, Ибраһимга һәм аның гаиләсенә бәрәкәтеңне биргән кебек, Мөхәммәдкә һәм аның гаиләсенә дә бәрәкәтеңне бир. Дөреслектә, Син – мактаулы һәм олуг зат»). Әлеге салаватны күбрәк әйтеп йөрсәк хәерле булыр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100