Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен оста хуҗабикәләр кер сабынын табада кыздыра?

news_top_970_100
Ни өчен оста хуҗабикәләр кер сабынын табада кыздыра?
Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров

Көйгән табаны кер сабыны белән «коткарып» була. Оста хуҗабикәләрнең ысулы киңәшләр сайтында чыкты.

Моның өчен кер сабынын табада «кыздырырга» кирәк. Тик берничә кагыйдәсе бар.

Башта кер сабынын вак угычтан уыгыз, аннары сабын вагын таба өслегенә тигез итеп җәегез. Аннары бераз су өстәгез, су сабынны тулысынча капласын.

Табаны плитәгә куегыз. Сабын эреп, бердәй массага әверелгәч, таба астындагы утны сүндерегез.

Сыеклык тулысынча суынгач, табаны чистарта башларга була. Май һәм көйгән урыннар табадан җиңел генә кубып төшә, дип ышандыра белгечләр.

Иң азактан табаны бик яхшылап чайкагыз һәм коры итеп сөртегез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100