Йокы бүлмәсенә сирин букеты кую башны авырттырырга һәм аритмия китереп чыгарырга мөмкин, кайбер очракларда хәтта күз күреме начарлана ала. Бу хакта Түбән Новгород дәүләт университетының ботаника бакчасы директоры урынбасары Татьяна Хрыновага сылтама белән РИА Новости яза.
«Сирин букетын бары тик җилләтелә торган бүлмәдә генә тотарга ярый. Ә йокы бүлмәсендә һич кенә дә тотарга ярамый, чөнки ул башны бик нык авырттырырга мөмкин», – дигән ботаник.
«Бу йөрәк гликозиды, ул аритмия китереп чыгара, йокыны боза, хәтта кайбер очракларда күз күремен начарайта һәм тромбоцитлар күләмен дә киметә. Кешеләрдә аңа сизгерлек төрлечә – кемдәдер аллергия реакциясе башлана, моны да истә тотарга кирәк», – дип кисәткән биолог.
Аның сүзләренчә сирин букетын террасага, верандага яки зал бүлмәсендә ачык тәрәзә янына куярга була, бу урыннарда чәчәк беркемгә дә зыян салмаячак.