Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен Николай Басков Яңа ел концертларын төшергәндә аксаклап йөргән?

news_top_970_100

«Песня года» Яңа ел тапшыруын төшергәндә, җырчы Николай Басков сәхнәгә чатанлап, башкалар ярдәме белән чыккан. Артистның әлеге халәте күптән түгел кичергән операциясе белән бәйле. Бу хакта, «Комсомольская правда»га таянып, «Аргументы и факты» хәбәр итә.

Газетага билгеле булганча, Басков съемкаларга төнгә таба, бөтен журналистлар китеп беткәч кенә килгән. Ул Лариса Долина белән дуэт башкарган. Басков соравы буенча аларның чыгышын тамашачылар һәм репортерлардан башка гына төшергәннәр.

Super телеканалы шулай ук Басковка ошаган кешенең, аксап, башкалар ярдәме белән баскычтан төшеп барган видеосын куйган. Каналга билгеле булганча, әлеге ролик «Танцы! Елка! МУЗ-ТВ!» Яңа ел дискотекасыннан соң төшерелгән. «Җырчы сәхнәгә чыкканда һәм кереп киткәндә бөтен утларны сүндерделәр. Басков музыкаль номер вакытында бернинди хәрәкәт тә дә ясамыйча, гел бер урында басып торды», – диелә анда. Төшерү мәйданчыгыннан артист йөзенә битлек һәм башына кара капюшон киеп киткән һәм журналистлар белән аралашудан баш тарткан.

Басков шушы арада аягындагы кан тамырларына катлаулы операция ясаткан. Артистның сәламәтлеге белән проблемалары 2022 елның язында кичергән ковид нәтиҗәсендә башлануы да ихтимал, дип яза газета.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100