news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ни өчен миләш салкында баллылана?

news_top
Ни өчен миләш салкында баллылана?
Фото: © "Татар-информ"

Кышкы салкында миләш җиләкләре баллы була. Салкын аларның күзәнәкләрендәге мебрананы җимерә. Бу турыда «Вокруг Света» сайтында язалар.

Миләштә 9 процент чамасы шикәр бар. Ләкин аның баллыгы, парасорбин кислотасы һәм башка матдәләрнең әчесе белән, беленми кала. Миләш җиләкләрендә парасорбин кислотасын сорбин кислотасына әверелдерә торган ферментлар бар. Ләкин бу ферментлар күзәнәкләр арасындагы мембрана белән аерылган.

Салкында өшегәч, күзәнәк эчендәге сыеклыкта боз кристаллары барлыкка килә, алар мембраналарны вата. Аннары җылынгач, парасорбин кислотасы ферментлар белән кушылып, әче булмаган кушылмага әверелә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар