Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен метрода кояштан саклый торган күзлек кияргә ярамый?

news_top_970_100

Метрода кояштан саклый торган күзлекләрне кияргә ярамый, чөнки кара линзалар күзләрне киеренкеләндерә. Бу хакта РИА Новости агентлыгына Сәламәтлек саклау департаментының Филатов исемендәге 15нче номерлы хастаханәнең офтальмология бүлеге мөдире Татьяна Елисеева сөйләде.

«Кояштан саклый торган күзлекләрне җәй көне генә киясе түгел. Кышын да, кояш бик актив булмаса да, кара линзалы күзлек кияргә була. Кышын да зарарлы ультрашәмәхә кояш нурларыннан сакланырга кирәк», - диде табиб.

Кояштан саклый торган күзлекләрне караңгы бинада, метрода салып тору киңәш ителә. Якты урыннан караңгы җиргә күчкәч, күзләр начаррак күрә башлый, шунлыктан күзләргә авырлык килә. Мондый киеренкелекне булдырмас өчен, метрода яисә караңгы бүлмәләрдә кояштан саклый торган күзлекләрне салып торырга киңәш ителә, ди табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100