Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен майсыз эремчек файдасыз булып санала?

news_top_970_100
Ни өчен майсыз эремчек файдасыз булып санала?
Салават Камалетдинов фотосы

Спортчылар һәм ябыгучылар гадәттә майсыз эремчек алырга тырыша. Әмма терапевт Наталья Зубарева ни өчен майлырак эремчек куллануның яхшырак икәнен аңлатты, дип яза «Челнинские известия» газетасы.

Әгәр 5, 9, 15 яки 18 процентлы эремчек майлы дип саналса, майсыз эремчек төргәгенә 0,1 яки 1,8% дип язылган була. Эремчекнең (сөтнең) майлылыгын нольгә кадәр төшереп бетерү мөмкин түгел. Майсыз эремчекнең калориясе түбән була.

Майсыз эремчектә майда эри торган А һәм Д витаминнары беткән була, ә бу кальций үзләштерелүне акрынайта. Кальций исә сөякләрне формалаштыру һәм саклау өчен кирәк. Шулай ук майсыз эремчек аксым чыганагы буларак та начар. Ә аксым – организмдагы барлык күзәнәкләр төзелешендә катнаша торган мөһим ризык. Майсыз эремчектә файдалы фосфолипидлар бик аз була. Фосфолипидлар күзәнәк мембранасын тәшкил итә һәм нерв импульсларын тапшыруда катнаша.

Шулай ук һәрвакытта да эремчекнең составын укыгыз. Җитештерүчеләр майсыз эремчеккә крахмал һәм шикәр кушарга мөмкин.

«Майсыз эремчек зыянлымы? Юк, әмма кайбер җитешсезлекләре бар. Шулай да аз майлы сортлар (якынча 5%) файдалырак булыр. Әгәр инде атналар буе майсыз эремчек кенә ашап торасыз икән – бу зарарлы. Рацион төрле һәм тулы булырга тиеш, бу – туклыклы матдәләрнең организмга керүен тәэмин итә», – дип сөйләде табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100