Лимонны кайнар чәйгә салмау хәерлерәк, чөнки андагы С витамины югары температурада таркала. Бу хакта медицина фәннәре кандидаты, Кант исемендәге Балтыйк федераль университетының «Медицина һәм яшәү фәннәре институтының» җәмәгатьчелек сәламәтлеге һәм сәламәтлек саклау кафедрасы доценты Андрей Тарасов сөйләде, дип яза РИА Новости.
Галим сүзләренчә, кыштан язга күчкәндә кеше организмында бик күп микронутриентларга, шул исәптән С витаминына да кытлык башлана. Бу витамин лимонда бар, һәм аны күпләр чәйгә сала.
«С витамины югары температураларда таркала. Без С витаминын беркайчан да ниндидер кайнар ризыкларга салмыйбыз. Чөнки аны кайнап торган шулпага салсаң, берникадәр вакыттан аннан берни дә калмаячак. Шуңа күрә, лимон телемен кайнар чәйгә салсагыз, тәмнән кала бернинди файда да алмыйсыз», – дигән Тарасов.