Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен кыярның эче куыш булып үсә?

news_top_970_100
Ни өчен кыярның эче куыш булып үсә?
https://pixabay.com/

Бакчада үзең үстергән кыярның эче кайчакта куыш була. Моның сәбәпләре киңәшләр сайтында язылган.

Кыярның 90 проценты су була. Шуңа күрә аңа суны вакытында һәм тиешле күләмдә сибәргә кирәк. Бу – көн аралаш дигән сүз, коры вакытта көн саен сибәргә ярый, тик артыкка китмәсен. Суны иртән яки кичен сибәләр.

Кыярга ашлама да кирәк. Ул азот, фосфор, калий һәм кальцийга мохтаҗ була. Кыярга азот җитсә, калий җитеп бетмәсә – эче куышлана.

Кыярны вакытында җыярга кирәк. Түтәлдә озак торса да, аның эче бозыла. Кыярны 2-3 көнгә бер тапкыр җыялар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100