Кышкы урман кар белән капланган, бар да өшеп, катып калган кебек булса да, агач кәүсәләре эчендә могҗиза бар. Физика законнары буенча катырга тиеш булган сыеклык катмый, ул агачның көчен саклап, хәрәкәтен дәвам итә. Бу турыда фактлар сайтында язылган.
Су – үсемлекләрнең согының нигезе, ул тискәре температурада ката, димәк, агач та һәлак булырга тиеш кебек. Тик аларның саклану механизмнары бар. Беренчедән, салкыннар башланганчы, агачлар артык дымны туфракка бирә. Кәүсәдә калган сыеклык минераль һәм органик матдәләрнең шактый нык концентрацияләнгән эремәсе була, алар антифриз ролен башкара. Бу матдәләрнең берсе – шикәр. Ул сокта эрегән матдәләрнең концентрациясен арттыра, кату ноктасын төшерә, күзәнәкләрдә кристаллар барлыкка килүгә каршы тора.
Тагын бер саклагыч механизм – сок составындагы очучан майлар. Алар агач эчендә суның кристаллашуына каршы тора торган өстәмә киртәләр ясый һәм бик көчле салкында да агач кәүсәсендә суның катмавын тәэмин итә.
Шулай итеп агачлар түбән температураларга җайлаша: аларның салкыннардан саклана торган уникаль механизмы һәм салкын кышта исән калу сәләте була, диелә хәбәрдә.