Баш киемсез йөрү салкын тиюгә һәм кискен респиратор авыруларга китерми, чөнки алар вируслар һәм бактерияләр аркасында килеп чыга. Шуңа да карамастан, салкын һава торышы шартларында ялан баш йөрү әлеге вирус һәм бактерияләрне йоктыру куркынычын шактый арттыра. Бу хакта табиб-аллерголог һәм иммунолог Владимир Болибок сөйләгән, дип яза «Аргументы и факты».
Ул аңлатканча, баш туңу борын һәм йоткылыкның лайласыман тышчасындагы кан тамырлары кысылуга китерә. Бу – иммунитетны киметә. Нәтиҗәдә организмга вируслар һәм бактерияләр җиңел генә үтеп керә. Табиб әйтүенчә, һава температурасы -5 градустан -10 градуска кадәр булганда баш киеме кияргә киңәш ителә. Температура -10 градустан салкынрак чакта исә башлык кию мәҗбүри, чөнки колакларны өшетү куркынычы бар.
Бигрәк тә балаларга баш киеменнән йөрү мөһим, дип искәртте эксперт. Балалар тизрәк өши, катлауланулар да ешрак була. Кышын башлык кию салкын тиюне кисәтү өчен мөһим, ди табиб.