Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен куянның колаклары озын?

news_top_970_100
Ни өчен куянның колаклары озын?
https://pixabay.com/

Куянның озын колаклары бөтен тавышны ишетү өчен генә түгел. Алар көчле ишетү органы булу белән беррәттән суыта торган радиатор булып та хезмәт итә. Бу турыда фактлар сайтында язылган.

Куян бик күп һәм еш йөгереп йөри, шуңа күрә ул тиз кыза, аңа организмын тиз һәм нәтиҗәле итеп суыту да кирәк. Артык җылылыкны тир белән бүлеп чыгару өчен күп су кирәк, куян суны да бик җиңел генә таба алмый. Ул агач кайрысы һәм үсемлек тамырлары белән генә туклана. 

Менә шуңа күрә суыткыч җайланма рәвешендә озын колаклар бик ярдәм итә. 

Колак «радиаторлар» эше болайрак була. Куян колагында тире астында көчле артерияләр бар, аларның киңлеге бик зур яки бик кечкенә була ала. Куянга суынырга кирәк булса, колак тамырлары тулы көченә эшли, җылынырга кирәк булса – тамырлар бик нечкә диаметрга калып тарая.  

Климат эссерәк булган саен, организмга күбрәк җылылыкны чыгарырга кирәк, шуңа күрә көньякта яши торган куяннарның колагы озынрак була. Аларның колагы бөтен гәүдәсенең яртысы кадәр озынлыкта булырга мөмкин.

Корылык булган төбәкләрдә куяннардан тыш башка хайваннар шушы ысулны файдалана. Бу феномен биологиядә «Аллен кагыйдәсе» дип атала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100