news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ни өчен көз көне арыганлык хисе барлыкка килә?

news_top

Көз җиткәч, күпләр хроник арыганлык һәм эшкә сәләт кимүдән зарлана. Мондый хәлнең иң киң таралган сәбәпләренең берсе тимер дефициты була. Бу хакта табиб-кардиолог, сомнолог һәм йокы медицинасы үзәге җитәкчесе Александр Калинкин сөйләде, дип яза «Аргументы и Факты».

Белгеч сүзләренчә, тимер җитмәү энергия дәрәҗәсенә, кәефкә һәм йокы сыйфатына турыдан-туры йогынты ясый. Шул ук вакытта, микроэлементка кытлык яшерен булырга мөмкин, ә моны пациентлар да, аларны дәвалаучы табиблар да еш кына уйлап та карамый.

Калинкин аңлатканча, канның гемоглобин дәрәҗәсен билгели торган стандарт анализ һәрвакытта да тимер дефицитын ачыклый алмый. Моның өчен өстәмә лаборатор тикшеренүләр үткәрергә, аерым алганда, организмда тимер запасын чагылдыра торган ферритин-аксым дәрәҗәсен билгеләргә кирәк.

Табиб арыганлык халәте тимер җитмәү белән генә түгел, ә башка факторлар: көн кыскару, эндокрин тайпылышлар, шулай ук йөрәк, кан тамырлары һәм үпкә авырулары белән дә бәйле булырга мөмкин, дип искәртә.

Симптомнар озак вакыт дәвамында сакланса, белгеч табибка баруны кичектермәскә һәм кәеф начараюның чын сәбәбен ачыклау өчен комплекслы тикшерү узарга киңәш итә.

Диетолог Анна Кондратьева билгеләп үткәнчә, салкын сезонда дөрес туклануны саклау аеруча мөһим. Белгеч туңдырылган яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең файдасына басым ясый. Аның сүзләренә караганда, туңдырылган продуктлар файдалы матдәләрне яхшы саклый һәм организмны ел әйләнәсендә витаминнар белән тәэмин итә. Диетолог шулай ук көн саен кимендә 400 грамм яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга киңәш итә.

Табиб-терапевт, кардиолог һәм медицина фәннәре кандидаты Андрей Кондрахин салкын вакытта җылыну өчен иң яхшы эчемлек тавык шулпасы булуын әйткән. Бу продукт организмны җылылык, аксым белән тәэмин итә һәм, энергетика балансын торгызырга ярдәм итеп, ачлыкны тиз баса, ди ул. Белгеч фикеренчә, файдасы буенча икенче урында төрле чәйләр – кара, яшел чәй яки үлән чәе тора. Моннан тыш, ул кайнар морслар һәм компотларның да файдасын билгеләп үткән.

Кондрахин, кофе җылыну өчен яхшы эчемлек түгел, чөнки организмны сусызландыра, дип кисәткән. Альтернатива сыйфатында табиб җылы сөт тәкъдим итә, ул тиз үзләштерелә һәм җылыту эффекты бирә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар