Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен кондиционер вентиляторга караганда куркынычрак?

news_top_970_100
Ни өчен кондиционер вентиляторга караганда куркынычрак?
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Эссе көннәр башлангач, күпләр кондиционер куллана. Әмма аларда еш кына Legionella pneumophila бактерияләре үрчи, һәм алар үпкәләрнең аскы бүлекләрендә ялкынсыну китереп чыгара. Бу хакта КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының эчке авырулар кафедрасы доценты, табиб-пульманолог, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика туберкулезга каршы клиник диспансерының ышанычлы табиб-профпатологы Альфрит Рәхимҗанов сөйләде, дип яза «Челнинские известия» газетасы.

Микроб һаваны кондицияләү системасында үрчи, соңыннан шуның аркылы тарала. Бүлмәдәге кешеләр ингаляция юлы белән бу бактериянең билгеле бер күләмен ала һәм аларда «легионерлар авыруы» дип атала торган авыру – легионелла китереп чыгарган пневмония барлыкка килә.

Легионелла кешеләр күмәк яши торган урыннарда: суыта торган кондиционерлар булган тулай торакларда, кунакханәләрдә очрый.

65 яшьтән өлкәнрәкләрдә, патологиясе, хроник авырулары, иммунодефициты булган кешеләрдә авыру билгеләре сизелерлек була. Бүлмәдә кеше күп булса да, бөтен кеше дә чирләмәскә мөмкин.

Легионеллез пневмония авыр уза, көчле бизгәк була. Башта кеше аны сизмәскә дә мөмкин, якынча 5 көннән бары тик коры ютәл булырга мөмкин. Соңыннан югары температура була, какырыклы ютәл башлана, тын кысыла, һава җитмәү хисе барлыкка килә, күкрәк кысыла. Моннан тыш, канлы какырык килергә мөмкин. Мондый төр пневмония вакытында үлем очраклары еш була.

Әлеге билгеләр булганда ашыгыч рәвештә табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Иммунитеты түбән кешеләр беренче чиратта авырый.

Табиб кондиционерларны вакытында дезинфекцияләп торырга, белгечләргә даими күрсәтергә киңәш итә. Вентилятор куллану ул кадәр куркыныч түгел, чөнки ул легионелла ярата торган дымлы тирәлек ясамый. Бу бактерия су торбаларында да һәм бойлерларда да «яши», диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100