news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ни өчен кеше туңгач борыны кызара, бармак очлары зәңгәрләнә?

news_top
Ни өчен кеше туңгач борыны кызара, бармак очлары зәңгәрләнә?
Фото: © "Татар-информ"

Кеше туңгач, аның борыны кызара, бармак очлары зәңгәрләнеп килә.

Чөнки салкында бармакларда кан тамырлары тарая, һәм тире өстендәге тукымалар төсзезләнеп, ярымүтәкүренмәле була. Тирәнрәк катламнарда исә кан туплана. Кислород бетә башлагач, кан караңгырак төскә керә һәм тән тиресе аша бармакларга зәңгәрсу төсмер бирә. Бу турыда «Вокруг Света» сайтында язалар.

Ә борындагы кан тамырлары салкында киңәя. Өске сулыш юллары, шул исәптән борында да, үпкәләргә бара торган һаваны җылыта. Урамда салкынрак булган саен, җылыту көчлерәк булырга тиеш. Бу тукымаларда көчле кан әйләнеше борын кызаруга китерә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар