Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен кеше 40 яшьтән соң тазарырга мөмкин?

news_top_970_100
Ни өчен кеше 40 яшьтән соң тазарырга мөмкин?

Бик күп кешеләр 40 яшьтән соң тазара башлый, хәтта аңа кадәр бик ябык булучылар да кинәт кенә артык авырлык җыя ала. Моның нәрсәгә бәйле икәнен һәм бу үзгәрешләрне кисәтеп буламы икәне турында Sputnik радиосына биргән интервьюсында табиб-эндокринолог Екатерина Казакова сөйләде, дип яза «Российская газета».

40 яшьтән соң организмда гормоннар кими. Гормоннар кимү сәбәпле, кешенең күбрәк ашыйсы килә, һәм шунлыктан артык авырлык җыела.

Тазаруның тагын бер сәбәбе – 40 яшьтән соң кайбер кешеләрдә активлыкның кимүе. Кешеләр әзрәк йөри башлый, спорт белән сирәк шөгыльләнә, күбрәк өйдә утыра.

Тазаруның сәбәбен ачыклаганнан соң, табиб алга таба нәрсә эшләргә кирәк икәнен билгели ала.

Табиб күбрәк күнегүләр ясарга киңәш итә. 40 яшьтән соң спортзалга ешрак йөрергә кирәк. «Әгәр, мәсәлән, 30 яшьтә  спортзалга атнага бер тапкыр гына йөрсәгез, 40тан соң ешрак йөрергә кирәк. Бу – артык «майны яндыру» һәм мускулларны ныгыту өчен кирәк», – ди белгеч. 

«Әгәр күнегүләр ясамасаң, 15 ел эчендә мускулларның 15 процентын югалтырга мөмкин», – дип кисәтте Казакова.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100