Канны бармактан алу (капилляр кан) һәм венадан алу (веноз кан) процесслары аерым үзенчәлеккә ия, һәм аларны, канны тикшерү максатына бәйле рәвештә, төрле медицина очракларында башкаралар. Бу турыда фактлар сайтында язылган.
Кагыйдә буларак, бармактан кан алу тиз тест ясау өчен кулланыла, мәсәлән шикәр диабеты вакытында кандагы глюкоза микъдарын ачыклау өчен. Шулай ук, мәсәлән, ялкынсыну вакытында, канда төрле күзәнәкләрнең микъдарын билгеләү өчен. Бу күрсәткечләр кан агымының бөтен участоклары өчен стабиль, ә иң мөһиме – аларны ачыклау өчен бик аз гына кан да җитә.
Атсыз бармак гадәттә ланцет ярдәмендә тишелә, кан тамчыларын тест полоскасына яки контейнерга җыялар һәм анализ ясыйлар. Бу ысул тиз һәм гади, пациентка минималь уңайсызлык китерә, аеруча бала булса.
Венадагы канны анализларны күбрәк ясау өчен алалар. Бу – канның тулы анализы, биохимия күрсәткечләре, гормоннар, холестерин микъдарын ачыклау, үзенчәлекле аксымнарны, сәламәтлекнең башка маркерларын карау өчен кирәк. Әлеге тикшеренүләр өчен кан күбрәк күләмдә таләп ителә, аны бармактан гына «сыгып» алып булмый.
Венадан кан алу өчен шприц яки вакуумлы пробирка, шулай ук табибның яки шәфкать туташының махсус күнекмәләре булуы таләп ителә.
Шулай итеп, канны алу ысулы медицина тикшерүенең максатларына бәйле, диелә хәбәрдә.