Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен кайбер кешеләр авырып китү җаен эзли?

news_top_970_100
Ни өчен кайбер кешеләр авырып китү җаен эзли?
Михаил Захаров/архив

Психосоматика буенча эксперт кешеләргә авырып алуның отышлы булуын аңлатты. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Белгеч Вадим Санжаров сүзләренчә, кайсыбер кешеләргә авырып алырга кирәк, чөнки алар еллар буена табибларга йөри, авыруларыннан арына алмый. Моның асылы – билгеле бер шартларда кешенең аңы авырган очракта аңа сәламәт чактыгыдан күбрәк ярдәм итәләр, туганнары һәм якыннары аның турында кайгырта дип саный башлый.

Моннан тыш, кешенең адаптация механизмы эшли башлый: дәвалау ысулын, кирәкле табибны сайлау тормыш мәгънәсенә әверелә. Бу вакытта авыруның беренчел сәбәбе дә бетми, чөнки аны кешенең психикасы барлыкка китерә, диелә «Медикфорум» хәбәрендә.

Әлеге очракларда, авыруны дәвалаганда, профильле белгечне дөрес итеп сайларга, шулай ук психолог яки психотерапевт белән киңәшергә кирәк. Бу очракта «бик тирән актарырга» – туганнан соң барлыкка килгән сценарийларны карарга кирәк була. Аеруча авыру нәселдән килгән булса, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100