Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен Кәгъбәтуллаһ кара япма белән капланган?

news_top_970_100
Ни өчен Кәгъбәтуллаһ кара япма белән капланган?
Фото: © "Татар-информ", Шамил Садыйков

Тарихка күз салсак, бигрәк тә Кәгъбәтуллаһ тарихын өйрәнә торган китапларга мөрәҗәгать итсәк, без Кәгъбәнең һәрвакытта да кара төсле тукыма белән генә түгел, башка төсле тукымалар белән дә каплануын белербез. Гарәфә көне алдыннан Кәгъбәтуллаһны кызыл җәймә белән каплаганнар. Бу турыда «Хозур дин турында» телеграм-каналы хәбәр итә.

Рәҗаб аеның беренче көнендә Кәгъбәгә Кабати дигән тукымадан япма кидергәннәр, ә Рамазан аеның 27 нче көнендә ак япма белән каплаганнар. Фатимидлар идарә иткән чорда һәрдаим ак төсле япма кулланылган. Солтан Мәхмүт Сабук Текин Кәгъбәне сары төстәге җәймә белән капларга куша. Аббасид хәлифе Насыйр идарә иткән чорда Кәгъбәне яшел җәймә белән каплаганнар. Шул ук Насыйр хәлиф заманында Кәгъбәтуллаһны кара төсле җәймә белән каплый башлаганнар. Һәм бу традиция бүген дә дәвам итә.

Димәк, нәтиҗә ясап шуны әйтә алабыз: Кәгъбәтуллаһ өстендәге япманың кара төстә булуы ниндидер дини таләп түгел, ә төрле чорлардан сакланып калган йола гына, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100