news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ни өчен кәбестәгә шикәр сиробы яисә кайнатмадан ясалган морс сиптерәләр?

news_top
Ни өчен кәбестәгә шикәр сиробы яисә кайнатмадан ясалган морс сиптерәләр?
"Татар-информ" архивы

Кайбер бакчачылар кәбестә кортларына каршы көрәштә көчле химия куллана. Ә кайберәүләр кортлар күпләп үрчи башлаганчы ук хәйләле ысуллар эзли. Бу хакта киңәшләр сайтында языла.

Кәбестәне кортлардан саклау өчен, түтәлгә бал кортларын җәлеп итәргә кирәк, ди бакчачылар. 

Моның өчен түтәлдәге кәбестәгә шикәр сиробы яисә кайнатмадан баллы морс сиптерергә кирәк. Бал кортлары кәбестә кортларын юк итәчәк.

Шулай ук кайнатманы кәбестә яфракларына сылап чыгарга да була, дип язылган киңәшләр сайтында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар