Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тагын бер урында вазгыять кискенләште: Иран һәм Пакистан бер-берсен утка тотты

news_top_970_100
Тагын бер урында вазгыять кискенләште: Иран һәм Пакистан бер-берсен утка тотты

Иран белән Пакистан бер-берсен ракета һөҗүменә тотты. Бу – ике ил арасында мөнәсәбәтләрнең шактый киеренкеләнүенә китерде. Ике ил дә ислам иле, Пакистанның атом коралы бар. Пакистан армиясе сугышчан әзерлеккә китерелгән.

Пакистанның премьеры, Давостагы утырышны ташлап, үз иленә кайтып киткән. Кытай ике илне дуслашырга чакыра.

Пакистан һәи Иранның чиктәш мәйданнарында белудж халкы яши. Бу халык – ике ил өчен дә баш авыртуы, дияргә була. Белуджлар – күчмә халык, алар 9 миллион тирәсе, алар – сөнни мөселманнар. Бу халыкта үз дәүләтен төзү идеясе яши, шуңа күрә алар Иранда да, Пакистанда да террор актлары оештырып торалар. Әмма соңгы елларда Пакистан алар белән күпмедер дәрәҗәдә килешүгә ирешкән иде. Шуңа да Иран, сепаратистик идеяләре булган террорчылар Пакистанда качып ята, дип саный.
15 гыйнвар кичендә Иранның Ислам революциясе сакчылары корпусы (КСИР) Гыйракның төньягындагы автоном төбәк Көрдестан башкаласы Эрбильгә – Иранга каршы оппозицион төркемнәрне утка тотуы турында белдерде. Иран, Израиль разведкасының төп штаб-квартираларының берсе «Моссад»ка да һөҗүм булды, дип белдерде. Иран бу көчләрнең КСИР командирлары үлеменә катнашы бар, дип саный. Гыйрак премьер-министры Мөхәммәт Шиа әс-Судани ракета һөҗүмнәрен үз иленә каршы ачыктан-ачык агрессия акты дип атады.

16 гыйнварда Иранның Ислам революциясе сакчылары корпусы Пакистанга да ракета һөҗүме ясады. «Tasnim» агентлыгы хәбәр иткәнчә, һөҗүм максаты «Джейш аль-Адль» террор төркеме штабы була.

17 гыйнварда Иранның тышкы эшләр министры Әмир Абдоллахиян Пакистанның вакытлыча премьеры Анваар-уль-Хак Какар белән Давостагы Халыкара икътисад форумында очрашты. Тегеран, ике ил арасындагы «тирән һәм тарихи» мөнәсәбәтләр бар, диде һәм аларны киңәйтүгә әзер булуларын әйтте.

Пакистан хакимияте Тегеранның гамәлләрен катгый гаепләп чыкты һәм һөҗүмнәрдә 2 пакистанлы баланың һәлак булуын, 3 кешенең яралануын хәбәр итте.

18 гыйнварда Пакистан җавап итеп ракета һөҗүме ясады. Илнең Тышкы эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, Систан һәм Белуджистан провинцияләрендәге «террор төркемнәре»нә ракета һөҗүме ясалган. «Anadolu» агентлыгы мәгълүматлары буенча, Пакистан армиясе «Белуджистан азатлык армиясе» хәрбиләштерелгән оешманың 7 объектына һөҗүм иткән. Бу оешма Пакистанда һәм тагын берничә илдә «террористик оешма» дип танылган. Хәрби операция нәтиҗәсендә берничә сугышчы үтерелгән.

Исламбад Иран территориясендә яшеренгән «Пакистанлы террорчылар»ны юкка чыгырарга теләвен әйтә. Иран исә хатын-кызлар һәм балалар һәлак булуы турында хәбәр итә. Губернатор урынбасары Алирез Мархамати 3 хатын-кыз һәм 4 бала һәлак булган, алар берсе дә Иран кешесе булмаганын әйтә. Соңрак һәлак булучыларның 9 кеше булуы билгеле булды.

  • Систан һәм Белуджистан – Ирандагы зурлыгы буенча икенче провинция, ул Пакистан һәм Әфганстан белән чиктәш.

Пакистанның Тышкы эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, Исламбад үзләрен сармачарлар («sarmachars», тагын бер исеме «Белуджистан азатлык армиясе») дип атаган, чыгышлары белән Пакистаннан булган террорчылар позициясенә һөҗүм иткән. Ведомство белдерүенчә, Пакистан Иранга күрше ил территориясендә яшеренгән һәм «гаепсез пакистанлыларның канын түккән» сугышчылар өчен борчылуын күп тапкырлар белдергән, әмма Тегеран җитәрлек дәрәҗәдә чаралар күрмәгән. Ведомствода белдерүләренчә, бүгенге һөҗүмнең бердәнбер максаты – Пакистанның иминлеген һәм милли мәнфәгатьләрен тәэмин итү.

Шулай ук Исламабад «Иран Ислам Республикасының суверенитетын һәм территориаль бөтенлеген хөрмәт итә» дип белдергәннәр.

Иран исә Пакистаннан «аңлату» таләп итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100