news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ни өчен «фа-фа-фа» - Рөстәм Асадуллин җыр тарихын сөйләде

news_top

Рөстәм Асадуллинның яңа, үзенчәлекле җыры дөнья күргәч, бик күпләрне «фа-фа-фа» сүзтезмәсенең нәрсә аңлатканы борчыгандыр. «Мәйдан» телеканалы бу хакта җырчының үзеннән сорашкан.

«Бу җырны мин 18-20 ел элек язган идем. Дөресен әйткәндә, ул ике җырдан тора иде, мин аларны куштым. Җырлаганда ул сүзләр урынына «ла-ла-ла», «на-на-на» дип җырларга булыр иде. Тик мин «фа-фа-фа» дип җырлый башладым. «Аха, бу бит фишка», – дип уйладык та, шулай калдырдык. Бу бернәрсәне дә аңлатмый», – дигән ул.

Әлеге каналны карап баручылар да җыр турында үз фикерләрен язып калдыраганнар.

«Мәгънәсез җырлар белән дөнья тулды, «Элекке җырлар – «Күзләремә бер каравың җитә», хәзергеләре – «Фа-фа-фа». Регресс», «Мыгырдап торган кызыңнан башка гына җырлап кара әле. Яхшырак булмасмы икән», – дип тәнкыйть сүзләре җиткергәннәр Рөстәмгә.

«Рөстәм, берәүне дә тыңлама. Шәп җыр», «Шунда ук башка кереп кала торган җыр. Күңелне күтәрә», «Кызым йоклап китәр алдыннан шул җырны сорый. «Фа-фа» дип, йоклатып җибәрәм. Супер җыр», «Соңгы вакытта иң яраткан җырларымның берсе», – сыман, Рөстәмнең иҗат җимешенә уңай бәя бирүчеләр дә күп.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар