Озакка сузылган эсседән соң гөмбә җыярга ярамый, ашарга яраклы гөмбәләр дә мондый шартларда сәламәтлек өчен куркыныч була. Бу хакта РИА Новостига биология фәннәре кандидаты, Росприроднадзор иҗтимагый советы әгъзасы Дмитрий Федоров сөйләгән.
«Коры вакытта гөмбәләр туфрактагы токсинлы матдәләрне актив туплый – дым булмаганда аларда зарарлы матдәләр концентрациясе арта. Карт һәм артык үскәннәре аеруча куркыныч: алар начар шартларда озаграк торган һәм күбрәк токсин туплап өлгергән була», – дип аңлаткан биолог.
Белгеч сүзләренчә, берничә көн эссе булганнан соң гөмбәләрнең структурасы үзгәрә.
«Эсседән соң гөмбәләр сулыга әйләнә, аларны суалчаннар тизрәк зарарлый һәм мондый гөмбәне организм авыррак үзләштерә. Нәтиҗәдә, ашарга яраклы булган гөмбә дә ашкайнату өчен авыр була», – ди белгеч.