news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ни өчен эсседә газлы эчемлекләр эчәргә ярамый?

news_top
Ни өчен эсседә газлы эчемлекләр эчәргә ярамый?
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Эссе көннәрдә татлы эчемлекләрне эчү кандагы глюкоза дәрәҗәсенең кискен артуы аркасында сәламәтлек өчен куркыныч булырга мөмкин. Бу хакта Росбиотех университетының әчетү производстволары һәм шәраб ясау кафедрасы профессоры Марина Мойсеяк сөйләде, дип яза «Российская газета».

«Салкын газлы баллы эчемлек рецепторларның сизгерлеген киметә, шуңа күрә кеше аның никадәр татлы эчемлек икәнен сизми», – ди белгеч. Шул ук вакытта газировкаларда глюкоза, фруктоза һәм сахароза өстәмә сусау тудыра, һәм нәтиҗәдә кеше кирәгеннән күбрәк эчә. Ә моның нәтиҗәсе кандагы глюкоза дәрәҗәсенең тиз күтәрелүе булырга мөмкин. Бу – энергиянең кискен сикерешен барлыкка китерә, ә аннары арыганлык башлана.

Моннан тыш, рецепторлардагы артык татлылыктан котылу өчен, кеше күбрәк су эчә, ә артык сыеклык булганда, йөрәккә йөкләнеш арта. Ләкин тагын бер куркынычы бар. Салкын татлы газлы су ашказанына начар йогынты ясый һәм II типтагы диабет үсешен китереп чыгарырга мөмкин, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар