news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ни өчен догалар кабул булмый?

Бу хакта «Өметлеләр» мәчете имам хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафин аңлатма бирә.

news_top
Ни өчен догалар кабул булмый?
Владимир Васильев

Бервакытны Ибраһим ибн Әдһәм Бусра шәһәре базары буйлап бара иде. Шул вакытта аның янына кешеләр җыелдылар һәм: «Ни өчен безнең догаларыбыз кабул булмый?» – дип сорадылар. Ул шулай диде: «Чөнки сезнең йөрәкләрегез 10 нәрсә аркасында үлгән». Алар: «Нәрсә соң ул 10 нәрсә?» – дип сорады. Ул әйтте:

1. Сез Аллаһны таныдыгыз, ләкин Аның хакын үтәмәдегез.

2. Сез Аллаһның илчесе Мөхәммәдне яратабыз дип әйттегез, ләкин аның сөннәтен калдырдыгыз.

3. Коръәнне укыдыгыз, ләкин аның буенча гамәл кылмадыгыз.

4. Аллаһның нигъмәтләрен ашадыгыз, ләкин алар өчен шөкер итмәдегез.

5. Шайтан сезнең дошманыгыз дип әйттегез, ләкин аның белән дус булдыгыз.

6. Җәннәт хак дип әйттегез, ләкин аңа керү өчен тырышмадыгыз.

7. Җәһәннәм хак дип әйттегез, ләкин аннан качмадыгыз.

8. Үлем хак дип әйттегез, ләкин аңа әзерләнмәдегез.

9. Йокыдан уянгач, кешеләрнең кимчелекләрен тикшерү белән мавыктыгыз, ә үз кимчелекләрегезне калдырдыгыз.

10. Мәетләрегезне җирләдегез, ләкин алардан гыйбрәт алмадыгыз.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 27 июль 2023
    Исемсез
    Сез АЛЛАҺны таныдыгыз, ләкин Аның хакын үтәмәдегез. Коръәнне укыдыгыз, ләкин аның буенча гамәл кылмадыгыз. Догаларыгызда Раббыгыз АЛЛАҺ Тәгаләгә "Алла, Аллакаем, Тәңре, Ходай" дип тиеш булмаган исем-кушаматлар белән сорыйсыз!?
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар