news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ни өчен диңгез суы тозлы, елга суы төче?

news_top

Ни өчен диңгездә су тозлы, елга-күлләрдә төче була? Бу сорауга җавапны «Вокруг Света» сайтында язалар.

Диңгез суындагы тозларның төп өлеше геология тарихы башында Дөнья океаны оешканда барлыкка килгән. Атмосферадагы вулканик газлар су белән элемтәгә кереп, кислоталар барлыкка килә. Кислоталар океан төбендәге токымнардагы металл силикатлары белән реакциягә керә, шулай итеп тозлар ясала.

Тозларның тагын күпмедер өлешен диңгезгә елгалар китерә. Елгалар бу тозны коры җирдәге минераллардан юдырта. Диңгезгә килгән елга суы парга әверелә, ә тозлар җыела бара.

Елга суы гадәттә төче була, чөнки алар атмосферадан явым-төшемнәр белән туена. Аларда исә тоз юк. Елгалар инде күптән юылган ярлар буйлап ага.

Шулай да кайсыбер коры һәм таулы урыннарда тозлы елгалар да була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар