
Кайбер кешеләрне черкиләр ныграк тешли. Моның сәбәбен «Аргументы и факты» язмасында аңлаталар.
Черкиләр чыннан да үз корбаннарын сайлап тешли, ди экспертлар. Бу, кешенең биохимик, генетик һәм үз-үзен тотыш үзенчәлекләрен дә кертеп, күп факторлар белән бәйле. Йогышлы һәм паразитар авырулар өлкәсендә табиб-эксперт Светлана Звонцова билгеләп үткәнчә, кайбер кешеләр бу кан эчә торган бөҗәкләрне берничә сәбәп аркасында күбрәк җәлеп итә. Мәсәлән, тикшеренүләр черкиләр билгеле бер кан төркемен «өстенрәк күрүен» билгеләп үтә.
«Беренче төркем кан булган кешеләрне, икенче яки өченче төркемгә караганда, черкиләр күбрәк тешли. Дүртенчесе азрак өйрәнелгән. Резус-факторның йогынтысы азрак чагыла, әмма «черкиләр уңай резуслы кешеләрне ешрак тешли» дигән мәгълүматлар бар», – дип сөйләде Светлана.
Кешеләр сулаганда чыгара торган углекислый газ черкиләрне җәлеп итә. Бу бөҗәкләр CO₂ ны бик яхшы сизә, һәм кеше аны никадәр күбрәк бүлеп чыгарса, черкиләргә аны табу шулкадәр җиңелрәк.
«Йөкле хатын-кызлар черки тешләүдән ныграк интегә, чөнки аларның организмы CO₂ газын 20 процентка күбрәк чыгара. Югары метаболизмлы кешеләр, мәсәлән, күнегүләрдән соң спортчылар шулай ук куркыныч төркемендә», – ди Звонцова.
Генетик факторлар да үз ролен уйный. Кайбер кешеләрнең тән тиресе табигый репеллентлар бүлеп чыгара, шуңа күрә черкиләр аларны азрак тешли.
Тән температурасы һәм тирләү черкиләрне ныграк җәлеп итә. Мәсәлән, физик йөкләнештән соң югары температура кешене бөҗәкләр өчен сизелерлек итә.
«Черкиләр җылылык нурланышына һәм тирнең химик составына килә: сөт кислотасы, бәвел кислотасы, соңыннан бүленеп чыга торган аммиак аларны җәлеп итә. Тиредәге бактерияләр шулай ук черкиләрне үзенә тарта ала: кайбер микроблар кеше исен бу бөҗәкләр өчен «аппетитлырак» итә», – дип аңлата табиб-инфекционист.
Черки сезоны вакытында парфюмерияне игътибарлырак сайларга кирәк. Хушбуйларда, шампуньнарда, лосьоннарда татлы һәм чәчәк исләре бөҗәкләрне җәлеп итеп тора, ә кайбер эфир майлары, мәсәлән, лаванда һәм эвкалипт, аларны куркытырга мөмкин. Светлана сүзләренчә, киемнең төсе дә әһәмияткә ия: черкиләр кара төсләрне яхшырак күрә, шуңа күрә мондый киемдәге кешеләр ешрак һөҗүмгә дучар була. Аксыл төсмерләр, киресенчә, бөҗәкләрне азрак җәлеп итә.
Черкиләр алкоголь исен дә, бигрәк тә сыраны ярата. Спиртлы эчемлек тән температурасын күтәрә һәм этанол бүлеп чыгара. Шулай ук кеше ашаган татлы һәм югары углеводлы азык та черкиләрне үзенә тарта.
Тешләү ихтималын киметү өчен, белгеч ачык кием кияргә, парфюмериядән кулланмаска, табигый майлар белән репеллентлар кулланырга, кичке вакытта су янында булмаска тырышырга, шулай ук москит челтәрләрен урнаштырырга һәм фумигаторлар кулланырга киңәш итә.