news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ни өчен блогерларны Журналистлар берлегенә кертмиләр?

news_top
Ни өчен блогерларны Журналистлар берлегенә кертмиләр?
Россия Журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Интернет-блогерларны Россия Журналистлар берлегенә кертмиләр. Бу турыда «РИА Новости»га Россия Журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев әйткән.

Аның сүзләренчә, кеше үзен бу профессиядә күрергә теләсә, Массакүләм матбугат чарасы (СМИ) буларак теркәлергә һәм «хокуклары гына түгел, бурычлары да булырга тиеш».

«Юк, һәм монда безнең принципиаль аерма. Безнеңчә, әгәр бөтенесе журналист булса, беркем дә журналист түгел, шуңа күрә блогерларны безнең берлеккә алмыйбыз. Кеше журналист хокукларын гына түгел, бурычларын да үзенә алырга теләсә, ул Массакүләм матбугат чарасы буларак рәсми теркәлә. Ул чакта, әлбәттә, бу – безнең кеше», – ди Соловьев.

Аның сүзләренчә, фактларны һәм аларның дөреслеген тикшермичә, теләсә нәрсә язучылар журналист түгел, ә «мөстәкыйль иҗат белән шөгыльләнә торган» гади «согражданнар».

Моңа кадәр Россия Юстиция министрлыгы Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе Журналистлар берлегенең яңа уставын теркәде. Яңа уставта әйтелгәнчә, бу берлеккә, Матбугат чаралары корреспондентларыннан тыш, блогерларны да ала алалар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар