news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ни өчен биткә «каз тәне» чыкмый?

news_top
Ни өчен биткә «каз тәне» чыкмый?
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Кешенең битенә «каз тәне» чыкмый. Бу турыда «Вокруг Света» сайтында язалар.

Башта бу – салкынга реакция (күтәрелгән йоннар җылылыкны яхшырак саклый) буларак, аннары куркыныч барлыкка килгәндә (йоны күтәрелгән хайван зуррак күренә), соңрак башка очракларда да барлыкка килә башлый.

Ләкин биттә тырпаеп торган йоннар күз күремен каплый, ә дошман белән очрашканда, күрү бик мөһим. Шуңа күрә күп кенә хайваннарда бит өлеше бу рефлекста катнашудан төшеп кала, һәм ул безгә – кешеләргә шулай килеп җитә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар