Шәһәр ыгы-зыгысы Алия өчен «ашыгыч ярдәм» машинасының сиренасы белән өзелде. Кичә генә ул офис коридорларында ашыгып йөри, телефон аша кемгәдер нидер исбатлый иде. Ә бүген – хастаханәнең салкын диварлары, ыңгыраша торган карават һәм дару исе.
Иртәгә кичекмәстән операциягә… Алия бу сынауның үзенә ни өчен бирелгәнен аңлый алмый. Артык ашкындымы ул? Ни өчен нәкъ менә хәзер?
Ул кан бирергә чират алды, коридордагы эскәмиянең бер читенә утырды. Коридорда һәркем үзенчә ялгыз иде. Кемдер идәнгә карап уйга талган, кемдер стенадагы сәгать текелдәвен саный. Алия өчен болар барысы да әле дә төш кебек иде. Төш түгел, әле генә энә аның кан тамырына кадалды, ә ул уянып китмәде. Ә хәзер көтәсе…
Алиянең төне – төн булмады, хастаханәдә йоклап буламы инде ул. Палатада тагын 4 хатын-кыз ята, төнлә берәрсе борылган саен, карават ыңгырашып куя. Алиянең күңеле дә ыңгырашты.
Ул кинәт кенә палатада ут кабынудан уянып китте. Шәфкать туташы кергән, стена буенда яткан 2 хатын-кызга укол ясады. Алиягә иртән ашарга ярамый иде, ул бары тик көтте. Кайчан үз фамилиясен ишетә инде? Шәфкать туташы аның температурасын үлчәп чыкты.
«Салихова!» Шәфкать туташының тавышы коридор буйлап яңгырады. Алия калтырап китте. Ишектән ялт кына кергән шәфкать туташы аңа операция киемен сузды. Ишек төбендә «каталка» тора. Ак халатлы Алия салкын «арбага» ятты. Коридор түшәмендәге утлар бер-бер артлы аны озатып калды, аннан, шалтырап, лифт ишеге ачылды. Аннан тагын берничә ишек аша керттеләр аны. Һәм менә ярымкараңгы операция бүлмәсе. Ул әкрен генә операция өстәленә күчеп ятты.
Металл инструментлар тавышы, сөйләшүләр ишетелә. «Алия, борчылмагыз, бар да әйбәт булачак, ышаныгыз. Бераз йоклап алырсыз», – диде аңа хирург. «Сана: бер, ике, өч...» Алия «өч»кә җитә алмады. Дөнья караңгылыкка батты.
Уянганда, палатада эңгер-меңгер иде. Ишкәкле көймәдә барган кебек, башы әйләнә. Кулында – система. Кискән җире сызлый. Бу халәт беркайчан да бетмәс сыман тоелды. Янында яткан хатын-кыз аның иреннәрен су белән чылатты. Ишек ачылып, шәфкать туташы керде: «О-о, уянганбыз. Хәлегез ничек?» – диде ул. Алия карлыккан тавыш белән «әйбәт» диде.
Алиянең хәле яхшыра барды, палатадашлары белән дуслашып китте. Уртак танышлар да табылды. Кеше белән дә аралашмасаң, монда акылдан язарга мөмкин шул. Күршесе Мәрьям апа, тумбочкасыннан бер алма алып, Алиягә сузды: «Мә, кимер әле. Авызыңа тәм керер. Витамин кирәк сиңа», – диде. Ул апа аңа беркем түгел бит инде, ә шундый кайгырта. Ул мизгелләрне мәңге онытасы юк.
Алия хастаханәдә булуын иң якын кешеләренә генә хәбәр иткән иде, тик беркемне дә янына китермәде. Үзен жәлләтәсе килмәде. Берничә сәгатьтән Алия телефонын кабызды. Якыннарына җавап язды.
Хастаханәдә вакыт шундый озак үтә. Көннәр бер-берсенә охшаган, озын һәм сагышлы иде. Тышкы дөнья белән бәйләнеш бары тик кечкенә экран – смартфон аша гына саклана.
Бер кичне Алия, вакытны үткәрергә теләп, социаль челтәрләрне актара иде. Башкаларның «ялган» бәхетле тормышы, матур фотолары арасында бер смс пәйда булды: «Танышырга мөмкинме?»
Гади генә сорау. Гадәти тормышта Алия моңа игътибар да итмәс иде, бәлки, җавапсыз калдырыр яки «блокка» җибәрер иде. Әмма бүген, бу ак палатаның тынлыгында, аңа җылылык җитми иде. Аның кемгәдер эчен бушатасы килде… «Әйе», – дип язды ул, үзе дә аңламыйча.
Хастаханәдә яткан кеше белән танышасыгыз киләмени?
Килә. Мин – Әмир. Сезгә ниндидер дару яки җимешләр кирәкмиме?
Рәхмәт, барысы да бар. Сез һәр очраган кешегә шулай язасызмы?
Юк… Фотода күзләрегез моңсу, шуңа яздым...
Әмир белән алар төне буе языштылар. Аның сүзләрендә ниндидер бер эчкерсезлек, җылылык бар иде. Таныш түгел кеше берничә сәгать эчендә иң якын җанга әверелде. Алия үзе дә шаккатты: ничек ул аңа шулай тиз ышанды соң?
Иртән уянуга, Алия «хәерле иртә» укыды. Ул үзен сабый бала итеп хис итте.
Биш көннән Алияне чыгардылар. Ул, сумкасын күтәреп, коридор буйлап атлады. Урамга чыгуга, саф һавадан башы әйләнеп китте. Ишек төбендә аны кара куртка кигән, тыныч кына елмаеп торган егет каршы алды. «Сәлам. Сумкаңны бир, сиңа авыр күтәрергә ярамый». Алия әкрен генә аның артыннан атлады. Аның күңелендә тынычлык иде.
Юлда барганда, алар, инде күптәнге танышлар кебек, бөтен нәрсә турында сөйләштеләр. Алар даруханәгә туктадылар. Әмир бөтен кирәкле даруларны алып чыкты. Ул Алияне фатир ишеге төбенә кадәр озатты, сумкасын күтәрергә бирмәде, өстәвенә, бер пакет күчтәнәч тә алып килгән. Алия аны чәйгә чакырды.
Аш бүлмәсендә чәйнек кайнаган тавыш хастаханәнең салкын тынлыгын юып алып ташлаган кебек булды. Шул көннән ике җан инде аерылышмады.
Алия күңелендәге иң мөһим сорауга җавап тапты...