«Әниләр мәчете» телеграм-каналында өлкәннәрне хөрмәт итәргә кирәклеге турында Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәдисе китерелә.
«Кем дә кем кечкенәбезгә карата рәхимле булмаса, өлкән кешебезне олыламаса һәм галимебезнең хакын белмәсә, ул бездән түгел» (ягъни ул Аллаһ һәм Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм күрсәткән юлдан бармый) (Табарани).
Бу хәдис олыларга хөрмәт күрсәтү ислам динендә зур урын алып торганлыгын аңлата. Ни өчен без өлкәннәрне, карт кешеләрне хөрмәт итәргә тиеш? Моның төп сәбәбе өлкән кешеләрнең зур тормыш тәҗрибәсенә ия булуына һәм дөньяда күпне күрүенә бәйле.
Менә шуңа күрә дә алар яшьләргә үзләренең акыллы киңәшләрен бирә ала. Аларда тәҗрибә, акыл һәм хикмәт яшьләргә караганда күбрәк. Шуңа Аллаһ Тәгалә һәм Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм аларны хөрмәт итәргә куша.
Яшь кеше үзеннән өлкәннәргә хөрмәт күрсәтсә, олыгайгач, аның үзенә дә шундый ук хөрмәт күрсәтәчәкләр.
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйтә:
«Әгәр дә яшь егет өлкән яшьтәге картны хөрмәтләсә, Аллаһ картлык көнендә аны хөрмәтләүче кешене билгеләячәк» (Тирмизи).