news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ни өчен бер үк төш берничә тапкыр керә?

news_top

Нигә бер үк төшләр һәр төн саен кабатлана, кино кебек кабат-кабат була? Бу турыда «АиФ» яза.

Эксперт фикере — клиник психолог Анна Воир:

— Бу — ярдәмгә чакыру сигналы. Әгәр сезгә һәрвакыт бер үк төш керсә — бер үк сюжет, сурәт, хәл кабатланса — димәк, баш мие сезгә SOS сигналы җибәрә. Ул мөһим булган нәрсәнедер әйтергә тели: сез уяу вакытта инкарь иткән борчуларга яки хәл ителмәгән эчке каршылыкка күрсәтә. Шуны аңларга тырышыгыз.

Моның өчен нишләргә?

Уянгач — язып куегыз. Иң беренче минутларда, хәтердән чыгып өлгергәнче, төшегезне языгыз. Барлык вак детальләрне, кешеләрне, нәрсә эшләгәнегезне, нәрсә хис иткәнегезне теркәгез — хәтта «мәгънәсез» күренсә дә.

Ассоциацияләр мөһим. Үзегезгә сорау бирегез: «Бу нәрсә минем өчен нәрсәне аңлата? Нинди хисләр уята? Минем тормыштагы нәрсәгә охшаш?» — шулай итеп, төшегез реаль тормыштагы нәрсә белән бәйле булуын аңларсыз.

Хәзерге хәлегезгә күз салыгыз. Бер үк төш кабатланган көннәрдә сезне нәрсә борчый? Нинди карарлар эзлисез? Якыннарыгыз белән мөнәсәбәтләрегез ничек? Үзегезне ничек хис итәсез? Бу төшләрне соңгы вакытта булган вакыйгалар белән бәйләп карагыз — җавап табылыр.

«Сәерлекләргә» игътибар итегез. Баш мие еш кына төштә арттыра яки үзгәртә. Мәсәлән, сез тормышта көчле һәм мөстәкыйль, ә төштә көчсез һәм куркак кебек булсагыз — бу эчке куркулар турында сөйли.

Белгечкә мөрәҗәгать итегез. Әгәр төшләр артык еш кабатланса, аларны үзегезчә аңлата алмасагыз — психологка мөрәҗәгать итегез, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар